Биографиясе

1935 елның 17 декабре, Буа районы Күзби авылы – 2023 елның 15 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1965). 1964–1970 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетының музыкаль тапшырулар мөхәррире.

1970 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында.

Төп хезмәтләре татар халык әкиятләрен өйрәнүгә карый. «Татар халык иҗаты» исемле күптомлы фольклор җыентыгын төзүчеләрнең берсе (т. 1–13, 1976–1993).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1989).

Авторы – А.Х.Садыйкова