Биографиясе

1931 елның 10 гыйнвары, БАССРның Яңавыл районы Ямады авылы – 1996 елның 11 сентябре, Казан, Биектау районының Сасмак авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлый (1953).

1956 елдан «Совет әдәбияты» журналында, 1960 елдан Казан университетында, 1973 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли (1987 елдан кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире, 1991 елдан профессор).

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре татар әдәбияты тарихына һәм теориясенә, әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән элемтәләренә багышлана.

Юзиев җитәкчелегендә татар әдәбияты классиклары әсәрләренең күптомлы җыелмалары әзерләнә һәм нәшер ителә, татар халкының кулъязма китаплары, язма истәлекләре, милли мәдәният эшлеклеләренең шәхси архивлары туплана һәм фәнни яктан өйрәнелә.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1974). «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Муса Җәлил поэмалары. К., 1960; 

Тормыш поэзиясе. К., 1961; 

Шигырь гармониясе. К., 1972; 

Хәзерге татар поэтикасы. К., 1973; 

Шигърият дөньясы. К., 1981; 

Татар шигыре. К., 1991.

Әдәбият      

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.