Тарихы

XVIII йөздән мәгълүм (бер версия буенча, кешеләр беренче тапкыр авыл территориясенә 1625 елда килеп урнашалар). Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Шыя исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1885 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 978,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда – авылда “Элеватор” колхозы, 1930 елда 90% крәстиян хуҗалыгы кергән яңа колхоз оештырыла. 1937 елда идарә конторасы, медпункт, клуб, җил су кудыргычы төзелә. Бөек Ватан сугышы елларында хуҗалык “Молотов исемендәге колхоз” дип атала, 1950 елда 1 май колхозы белән берләштерелә (Каргалы авылы). 1959 елда авыл “Дружба” колхозы (Көек-Ерыкса, Яңа Комазан, Иске Чиркәс, Гришкино, Каргалы авыллары) составына керә.

Авылда дуңгыз фермасы бар.

1997 елда – “Дружба” күмәк предприятиесе, 2001 елда “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2009 елда “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Нократ” агрофирмасы”ның “Дружба” бүлеге итеп үзгәртелә. 2015 елда хуҗалык шәхси эшкуар Р.М.Мотыйгуллинга күчә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – крәстиян яшьләр мәктәбе (7 сыйныф), 1962 елда – сигезьеллык, 1998 елда – урта (2002 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1988 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе Бөек ватан сугышы елларында авыл тарихына, халык һөнәрчелегенә, балалар оешмалары тарихына, этнографиягә багышлана (оештыручысы – Л.П.Асапова, җитәкчесе – Л.И.Баймурзина).

Авылда клуб (1935 елдан, 2006 елда яңа бина төзелә), китапханә (1955 елда янгыннан саклау бинасында уку өе буларак ачыла, 1979 елдан яңа бинада, 2006 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан; 1935 елдан медпункт буларак И.В.Самуткин йортында, 1938 елдан Р.Ильпаев йортында, 1946 елда Ананьевлар йортында, 1952 елдан аерым бинада, 1998 елдан яңа бинада урнаша), балалар бакчасы (1988 елдан) бар.

2009 елда зиратта кәшәнә ачыла.

Авылда ел саен июньдә мариларның Семык бәйрәме уздырыла. Бәйрәмдә такмаклар бәйгесе, спорт ярышлары була, мари иҗат коллективлары чыгыш ясый, йола гыйбадәте оештырыла.

Халык саны

1782 елда – 152 ир-ат;
1859 елда – 417,
1897 елда – 561,
1908 елда – 688,
1920 елда – 537,
1926 елда – 344,
1938 елда – 480,
1949 елда – 322,
1958 елда – 391,
1970 елда – 415,
1979 елда – 384,
1989 елда – 302,
2002 елда – 311,
2010 елда – 296,
2017 елда – 303 кеше (марилар – 94%, татарлар – 3%, руслар – 3%).