Биографиясе

1938 елның 5 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туган.

1961 елда М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесен тәмамлаганнан соң (Мәскәү), Татар академия театрында эшли.

Иҗаты

Беренче елларда ук Р.Шәрәфиевнең актерлык осталыгы, эпизодик рольләр тудырганда, чагыштырмача зур булмаган драматургия материалында тәмамланган бөтен образ төзү сәләте ачыла.

Актерның тикшерүче Иван Васильевич («Чаткылар», Т.Гыйззәт), Әкми («Гөлҗамал», Н.Исәнбәт), Михаил («Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов повесте буенча), Яхья («Без аерылышмабыз», Ш.Шаһгали), Сөендек («Зөбәйдә – адәм баласы», Ш.Хөсәенов) кебек рольләре аның иҗат үзенчәлеген билгеләүче, ирония белән гәүдәләндерелгән Искәндәр («Американ», К.Тинчурин, 1969) образын тудыру өчен җирлек булып тора.

Р.Шәрәфиев – иң гаҗәп, көтелмәгән хәлләрдә дә дөреслеккә туры килгән, ышандырырлык образлар иҗат итү остасы. Аның башкаруында комсыз Подхалюзин («Агай-эне – ак мыек», А.Н.Островский, 1972), хәйләкәр, үз максатын гына кайгыртучы Сираҗетдин («Банкрот», Г.Камал, 1979), яраклашучан Кочкарбаев («Ахырзаман», Ч.Айтматов романы буенча, 1987) рольләре – шуның ачык мисаллары.

Р.Шәрәфиев иҗат иткән образлар арасында Әҗәл («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин, 1976) аерым урын алып тора. Актер, әлеге символик образны кешегә хас булган соклану, икеләнү, кызгану кебек сыйфатлар белән баетып, аның фәлсәфи тирәнлеген һәм пьесаның идея-мәгънәсен тулы ача.

Аның башкаруында Насретдин («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт, 1990) образы чын халыкчан герой буларак гәүдәләнә. Бу образ аркылы актерның халык тормышын тирәнтен белүе күренә һәм гаять оста башкару сәләте ачыла. Р.Шәрәфиевкә хас эчке аристократизм, рухи бөеклек аның граф Альмавива («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше, 1970), герцог Винченцо, Петруччо («Чамасына күрә чарасы», «Тискәрегә авызлык», У.Шекспир, 1968, 1986) рольләрендә дә ачык чагыла.

Р.Шәрәфиев комедия рольләрен дә, драматик рольләрне дә бер үк дәрәҗәдә оста башкара. Театр сәхнәсендә Хәбибрахман («Беренче театр», Г.Камал), Балтаев, Гайнетдин («Зифа», «Качаклар», Н.Исәнбәт), Галәви («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Рафис, Исмәгыйль («Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз», «Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин), Мәрданша («Су төбендә сөйгәнем», З.Хәким), Робинзон («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский), Антонио («Гаугалы гаилә», Э. де Филиппо) кебек истә калырлык образлар тудыра.

Актер катлаулы психологик пландагы рольләрне дә оста уйный. Аның башкаруында Федор Таланов («Ябырылу», Л.М.Леонов, 1980) образы тамашачыда геройның фаҗигале язмышына әрнү хисе уята; икейөзле, мәкерле Хаҗи бәк («Кол Гали», Н.Фәттах, 1974) караңгы символик фигура буларак күзаллана.

Р.Шәрәфиевнең иҗади мөмкинлекләр диапазоны чиксез киң. Аның иҗаты эчтәлеге белән дә, формасы ягыннан да халыкчан.

Ул шулай ук Корок («Кара чикмән», Г.Хугаев), Басилио («Тәкъдир», П.Кальдерон), кенәз Пантиашвили («Ханума», А.Цагарели), Кара Гобәй («Арбалы хатыннар», З.Зәйнуллин), Вәлиулла («Ут күршеләр», С.Юзеев), Әнсәр («Бабайлар чуагы», И.Зәйниев), Сәлахетдин («Мулла», Т.Миңнуллин), Карт («Сөясеңме, сөймисеңме...», Ф.Бүләков) рольләрен зур уңыш белән башкара һәм тамашачы ихтирамын казана.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1978), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1992) лауреаты.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 2005.

Авторы –  И.И.Илялова