Биографиясе

1951 елның 15 декабре, Псков өлкәсе Остров шәһәре — 2013 елның 5 августы, Казан.

1974 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, «Татнефть» ҖБдә инженер, социология бүлеге башлыгы булып эшли.

1987–1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, 1990–1992 елларда Казан университетының социология, сәясәт һәм идарә секторы хезмәткәре, 1992–1996 елларда «Такэс-Интер» АҖнең Халыкара һәм мәдәни хезмәттәшлек ассоциациясе башкарма директоры, 1996–98 елларда «Киңәш» газетасы мөхәррире.

1998–2011 елларда ТР МК аппаратының, 2011–2012 елларда ТР Президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе.

2012–2013 елларда «Челтәрле компания» генераль директоры урынбасары.

 Хезмәтләре дәүләт идарәсе өлкәсендә инновацион технологияләр эшләүгә карый.

Юртаев җитәкчелегендә дәүләт оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм мәгълүматлаштыруны үстерүгә юнәлтелгән «Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте» проекты гамәлгә кертелә.

Хезмәтләре     

Электронное правительство: концептуальные подходы к построению. К., 2007; 

Инновационные аспекты управления процессами создания, функционирования и развития «электронного правительства» // Государственная служба. 2009. № 3; 

Инновационные технологии в государственном управлении. К., 2009.