Биографиясе

1934 елның 28 апреле, Пермь өлкәсенең Барда районы Танып авылы — 2021 елның 2 ноябре, Киров шәһәре.

Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1958), Фалёнки селекция станциясендә (Киров өлкәсе) эшли, аның директоры (1960 елдан).

1962–1976 елларда һәм 1990 елдан Киров авыл хуҗалыгы институтында (хәзер Вятка авыл хуҗалыгы академиясе), агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы мөдире (1993 елдан).

1968–1972 елларда Мали Республикасының политехник институтында (Катибугу шәһәре) укыта.

1976–1990 елларда Төньяк-Көнчыгыш авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (Киров шәһәре), директор урынбасары (1987 елга кадәр), мелиорация лабораториясе мөдире (1987 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре трансформация, миграциягә һәм гумус, биоген элементлар, авыр металлар, игенчелектә элемент-пычраткычлар балансына, үсемлекләрнең туклануында төп элементларны куллану коэффициентына, чыгым нормативларын эшләүгә карый. Юлушев кәсле-көлсу туфракларның экологик типологизациясен нигезли һәм игенчелектә адаптив-ландшафтлы системаларны оештыруның туфрак-агрохимик нигезләрен, Идел-Кама игенчелек төбәгенең туфрак капламы мониторингын эшли.

Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре     

Система применения удобрений в севооборотах. Киров, 1999; 

Почвенно-агрохимические основы адаптивно-ландшафтной организации систем земледелия ВКЗП. М., 2005; 

Агрогруппировка дерново-подзолистых почв для земледельческой практики // Плодородие. 2007. № 4.