- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы җитештерүен механизацияләү өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1988), ТР ФАнең мөхбир-әгъзасы (1998), РФнең атказанган фән эшлеклесе (1998), ТАССРның атказанган механизаторы (1976)
1926 елның 26 июле, Чистай шәһәре — 2010 елның 5 гыйнвары, Казан.
Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1949), Казан электр техникасы заводында эшли.
1953–2010 елларда Казан аграр университетында, тракторлар һәм автомобильләр кафедрасы мөдире (1962–1987), профессор (1987 елдан).
Төп юнәлеше — билгеләнмәгән йөкләнешле трактор моторының эш процессларын тикшерү. Юлдашев җитәкчелегендә мотор эше күрсәткечләрен динамик режимда өйрәнү өчен инерциясез приборлар һәм стендлар комплексы булдырыла; моторларның динамик сыйфатламаларын яхшырту һәм машина-трактор агрегатларын рациональ комплектлаштыру юлы белән трактор һәм автомобильләрнең җитештерүчәнлеген һәм экономиялелеген арттыру буенча тикшеренүләр үткәрелә (нәтиҗәләре илебез заводларында гамәлгә кертелә).
Юлдашев ТРның техник вузларында рус һәм татар телләрендә белем бирү программасын гамәлгә ашыруга мөһим өлеш кертә.
Уйлап табуга авторлык таныклыклары һәм патентлары бар.
Медальләр белән бүләкләнә.
Динамика рабочих процессов двигателя машинно-тракторных агрегатов. К., 1980;
Тракторным дизелям экономичность и надёжность. К., 1984 (автордаш);
Тракторы и автомобили. М., 1993 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.