Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы. Музей бинасы

1992 елның 1 гыйнварында оештырыла, 1947 елда мәгърифәтче-галим К.Насыйриның туган авылы Кече Шырданнан Олы Ачасыр авылына күчерелгән йортта 1997 елның 1 мартында ачыла.

Экспозиция мәйданы — 290 м2, парк зонасы — 0,15 га. Коллекциядә 750 саклау берәмлеге исәпләнә. Комплекс крәстиян утарыннан (йорт, абзар, сарайлар, келәт, мунча, ат дирбияләре өчен лапас) гыйбарәт. Йортта өч бүлмә: килгән кунаклар өчен ак бүлмә, хатын-кызлар ягы һәм тәһарәт бүлмәләре бар.

Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы. Экспозиция фрагменты: галимнең шәхси әйберләре

Экспонатлар арасында — К.Насыйриның мемориаль әйберләре: күн тышлы диван, агач өстәл, К.Насыйриның үз кулы белән эшләнгән шкаф, үзе тарафыннан төзелгән һәм шәхси мөһере куелган русча-татарча сүзлек, гарәп орнаменты төшерелгән өч фарфор чынаяк («Кузнецов һәм Ко» фирмасы тарафыннан татар сәүдәгәрләре заказы белән эшләнгән) бар. Шулай ук К.Насыйриның нәсел агачы һәм Олы Ачасыр авылының Насыйри хезмәтләрендә искә алынган барлык имамнары шәҗәрәсе куелган.

Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы. Каюм Насыйри остаханәсе

Хуҗалык каралтыларыннан ашлык саклаулары, яңа өйләнешүчеләр өчен чыбылдыклы урын җәелгән «кияү келәте» әһәмияткә ия. Шулай ук XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар крәстияннәренә хас булган көнкүреш әйберләре һәм эш кораллары, шул исәптән чана, ат дирбияләре, арба һ.б. күргәзмәгә куелган. Кыйммәтле экспонатларга XIX йөз ахырында — XX йөз башында Идел елгасының уң ярында яшәгән Казан татарларының көндәлек көнкүреш әйберләре (мәсәлән, йорт җиһазы, хуҗалык кирәк-яраклары, өс киемнәре һ.б.) керә.

Музей тарафыннан ел саен музей оешу һәм ачылу көннәре, шулай ук К.Насыйри туган көн (2 февраль), Халыкара музейлар көне (18 май), Белем көне (1 сентябрь), Өлкәннәр көне (1 октябрь) һ.б. үткәрелә.