Тарихы

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү башлангыч мәктәбе (1903 елда ачыла), 2 кибет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 251 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Уракчы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Новая Николаевка» колхозы оештырыла. 1938 елда 2 колхоз – Орджоникидзе исемендәге һәм Ворошилов исемендәге хуҗалыклар була. 1956, 1960, 1963 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Ленинская искра» колхозы (үзәге – Уракчы авылы), 1969 елдан – шул ук исемендәге совхоз, 1994 елдан – «Уракчы» совхозы эшли.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Николаевка I (Казан яны культурасы), II (Маклашеевка культурасы), III (Казан яны культурасы), IV (Казан яны культурасы) туктаулыклары, Николаевка I (Ананьино культурасы, Имәнкискә культурасы), II (монголларга кадәрге болгар чоры) авыллыклары табыла.

Халык саны

1859 елда – 174,
1897 елда – 333,
1908 елда – 354,
1920 елда – 370,
1926 елда – 308,
1938 елда – 343,
1949 елда – 294,
1958 елда – 130,
1970 елда – 123,
1989 елда – 10,
2002 елда – 4,
2010 елда – 1,
2020 елда – 1 кеше (татар).