Биографиясе

1904 елның 5 мае, Төмән губернасы, Төмән өязе Казар авылы, хәзер Кырынкүл авылы – 1981 елның 30 октябре, Казан.

Туган авылы мәдрәсәсендә укый.

1923 елдан Төмән шәһәрендә: «Юксыллар чаткысы» газетасында җаваплы сәркәтип, шәһәр китапханәсендә мөдир, мәктәптә укытучы.

1925–1929 елларда Төмән өлкәсенең Яркәү авылында: ВКП(б) ның район комитетында инструктор, халык мәгарифе бүлегендә инструктор.

1930 елдан Казанда. Татар педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1934), «Кызыл Татарстан» газетасында мәдәният бүлеге мөдире, ТАССР Язучылар берлеге идарәсендә җаваплы сәркәтип, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир.

1939–1971 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында: директор (1942–1944), халык иҗаты секторы мөдире (1961 елдан).

Фәнни әшчәнлеге

1940–1950 елларда Татарстан, Удмурт, Мордва АССР районнарында, Киров, Пенза, Рязань һ.б. өлкәләрдә татар халык фольклорын җыю буенча оештырылган экспедицияләргә җитәкчелек итә.

«Халык иҗаты» (1938), «Татар халык иҗаты» (1951), «Татар халык әкиятләре» (1–2 т., 1946–1956), «Бәетләр» (1960), татар фольклорының күптомлы «Татар халык иҗаты» (ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1989) җыентыкларын басмага әзерләүдә катнаша.

Хезмәтләре татар фольклоры жанрларына, татар халык авыз иҗаты тарихына, фольклористика тарихына багышлана.

Урта мәктәпләр өчен татар фольклоры буенча уку-укыту ярдәмлекләре авторы.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Татар халкының поэтик иҗаты. К., 1967.

Әдәбият      

Әхмәтова Ф. Фольклорның киң күгендә Чулпан булып балкырга // Ватаным Татарстан. 1994. 24 июнь; 

Хәмит Ярми: Галим һәм шәхес. К., 2004; 

Народно-поэтическое творчество // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.