Биографиясе

1926 елның 6 гыйнвары, Казан — 2016 елның 1 гыйнвары, Казан.

1949 елда Казан авиация институтын тәмамлый, шунда ук эшли, фәнни-тикшеренү секторы башлыгы (1962–1971), проректор (1971–1975).

1975–1990 елларда СССР Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгы (Мәскәү) бүлеге мөдире.

Хезмәтләре авиация һәм ракета моторларын суыту системаларындагы җылылык алмашуга карый. Яковлев җылылык энергиясе объектларында кайнау күренешенең критик режимнарын тикшерә.

Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Интенсификация теплообмена в сверхкритических диатермических теплообменниках // Изв. вузов. Энергетика. 1967. № 12; 

Особенности расчёта лучистого теплообмена в системах диатермических тел, разделённых поглощающей и рассеивающей средой // Изв. вузов. Авиац. техника. 1972. № 3.