Эчтәлек

Д.И. Менделеев исемендәге Химия җәмгыятьләре федерациясенә керә.

Казан университеты каршындагы химия җәмгыятенең (1869 елда нигезләнә, 1 нче президенты – Н.П.Вагнер, шәрәфле әгъзасы – А.М.Бутлеров) дәвамчысы, соңрак Рус физика-химия җәмгыяте составында.

1934 елда Д.И. Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Казан бүлеге төзелә (оештыручылары – А.Е.Арбузов, А.Я.Богородский, В.В.Евлампиев, Г.Х.Камай); 1991 елдан Татарстан бүлеге.

1992 елдан хәзерге исемендә. Галимнәрне, укытучыларны, химия сәнәгатендә һәм халык хуҗалыгының эргәдәш тармакларында эшләүче инженер-техник хезмәткәрләрне, студентлар һәм махсус урта уку йортлары укучыларын берләштерә.

Республика югары уку йортларында, фәнни-тикшеренү институтларында, сәнәгать предприятиеләрендә (Казан университеты, Казан технология институты, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институты, Идел углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты, «Түбәнкаманефтехим», «Казаноргсинтез», «Казан ясалма каучук заводы» акционерлык җәмгыятьләре һ.б.) 17 башлангыч оешмасы бар.

Җәмгыять химия һәм химия технологиясенең төрле мәсьәләләренә караган фәнни конгресслар, конференция, киңәшмә, симпозиумнар оештыра (Казанда Гомуми һәм гамәли химия буенча Менделеев җыеннарының 1928 елда – 5 нчесе, 2003 елда 17 нчесе үткәрелә), әгъзалары укучы яшьләр арасында конкурс, викторина, олимпиадалар үткәрүдә, химик белемнәрне, шулай ук илдә һәм дөньяда ирешелгән фән һәм техника казанышларын таратуда катнашалар, Казан химия мәктәбе традицияләрен саклау һәм үстерү буенча тарихи-мемориаль эш алып баралар.

Җәмгыятьнең мөһим бурычы – республиканың фәнни-җитештерү мөмкинлекләрен ныгыту һәм үстерү программасын үтәүдә химия җәмәгатьчелегенең катнашуына ирешү.

Республикада химия җәмгыятен төрле елларда А.Е.Арбузов (1934–1954 еллар), Г.М.Синайский (1955 ел), А.Ф.Богоявленский (1956–1962 еллар), А.Н.Пудовик (1962–1970 еллар), Н.С.Әхмәтов (1971–1973 еллар), П.А.Кирпичников (1973–1987 еллар), В.П.Барабанов (1987 елдан) җитәкли.

Әдәбият

Козлов В.В. Всесоюзное химическое общество им. Д.И.Менделеева, 1868–1968. М., 1971.

Барабанов В.П. Республиканское химическое общество им. Д.И.Менделеева // Рос. хим. журн. 1999. Т. 43, № ¾.

Российское химическое общество им. Д.И.Менделеева. М., 2007.

Автор – В.П.Барабанов