Биографиясе

1900 ел, Оренбург губернасы, Калинино волосте Кулатов-Яфаров авылы — 1983 ел, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1930), Татар коммунистик университетында эшли.

1935 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында.

1939 елдан Актүбә шәһәрендә (Казакъстан ССР): 4 нче урта мәктәп директоры, 1945 елдан Актүбә укытучылар институтының татар теле кафедрасы мөдире. 1951 елдан Казан университетында, 1954–1965 елларда Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре татар теленең тарихи фонетикасы, орфографиясе, пунктуациясенә карый.

Урта мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр авторы.

Хезмәтләре     

Татар теле үсештә. К., 1955.

Автор — М.Ә.Сәгыйтов