Биографиясе

1920 елның 22 апреле, Новосибирск шәһәре – 2002 елның 4 ноябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1945), шунда ук ХХ йөзгә кадәрге ватан тарихы кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Россиянең XIX йөздәге сәяси тарихына, иҗтимагый хәрәкәткә, Идел буе һәм Урал яны мәдәни тормышына, Казан университеты тарихына, шулай ук тарих фәненең үсеше, чыганакларны өйрәнү фәне мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы. «1861 елгы Бизнә крәстияннәре кузгалышы» документлары җыентыгын («Бездненское восстание», 1948), «Татарстан тарихыннан хрестоматия (XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башы)» («Хрестоматия по истории Татарии (вторая половина XIX – начало XX веков», 1979) басмаларын төзүчеләрнең берсе.

Музейлар оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә; Казан университеты мемориаль зонасы, И.И.Шишкинның Алабуга шәһәрендәге мемориаль музее, В.И.Ленинның Ленино-Кокушкино авылындагы һәм Казандагы мемориаль музейлары экспозицияләренең концепцияләре авторларының берсе.

Бүләкләре

Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Общественно-политическая борьба в Казанском университете в 1859–1861 гг. Казань, 1955 (автордаш).

Из истории разночинно-демократического движения в Поволжье и на Урале. Казань, 1963.

Разночинно-демократическое движение в Поволжье и на Урале в годы первой революционной ситуации. Казань, 1974.

Глашатай свободы: Страницы из жизни А.П.Щапова. Казань, 1984.

Жаждали воли: (К 125-летию Бездненского восстания). Казань, 1986.

Братья по духу: Питомцы Казанского университета в освободительном движении 1840–1870 годов. Казань, 1989 (автордаш).

Әдәбият

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999). Казань, 1999.