- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәр докторы (1995), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1996), СССРның шәрәфле химигы (1991)
1941 елның 23 июнендә Орёл шәһәрендә туган.
Казан химия-технология институтын (1969) тәмамлаганнан соң, Казан фотоматериаллар институтында эшли, 1974 елдан эремә әзерләү секторы, 1981 елдан аклы-каралы кинофотоматериаллар бүлеге мөдире, 1987 елдан директор урынбасары, 1991–2001 елларда генераль директор.
Хезмәтләре полимерлар эшкәртү, тасма ясаучы системалар, бу процессларны интенсивлаштыру һәм аппаратлар белән җиһазлау технологияләренә, фотоэмульсион системаларда кристаллаштыруга карый. Воробьев җитәкчелегендә целлюлоза триацетатының эреткечләр катнашмасында эрү механизмы өйрәнелә, эремәдә полимер концентрациясен бер үк вакытта реологик үзлекләрен яхшыртып арттыру юллары билгеләнә; галоидлы көмеш микрокристалларының бирелгән үзлекләренә ирешү һәм югары сизүчәнлеккә ия булган фотоматериаллар табу максатыннан фотоэмульсияләрдә кристаллаштыру процессы тикшерелә. Югары концентрацияле эремәләрдән триацетатцеллюлозалы фотонигез җитештерү буенча югары нәтиҗәле технологик линияләр; көмешкә 30% ка кадәр экономия ясарга мөмкинлек бирә торган икеагымлы эмульсификация ысулы белән монодисперс фотоэмульсияләр җитештерү буенча исәпләү ысуллары һәм технологик линия; роторпульсация аппаратлары ярдәмендә сыеклык-сыеклык, сыеклык-каты җисем системаларында нечкә сибелү (дисперсияләү) процессын аппаратлар белән җиһазлау булдырыла. Эшкәртмәләре «Тасма», «Свема» (Шостка шәһәре, Украина) җитештерү берләшмәсе, «Кубаньмаш» (Краснодар шәһәре) акционерлык җәмгыятендә һ.б. кертелә.
Аппаратурное оформление процесса кристаллизации при синтезе монодисперсных фотографических эмульсий: Обзорная информация. М., 1984 (автордаш).
Моделирование процесса двухструйной кристаллизации // Журнал научной и прикладной фотографии и кинематографии. 1992. Т.37, №1 (автордаш).
Выпускники – гордость технологического университета: КХТИ – КГТУ(1931–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.