Дөнья фаунасында 18 төре билгеле, Европада, Азия һәм Африкада таралганнар, кайбер төрләре Америка, Австралия һәм Яңа Зеландиягә кертелгән.

ТР территориясендә 2 төре бар: йорт чыпчыгы (P.domesticus) һәм басу чыпчыгы (P. montanus). Ике төре дә киң таралган, ел әйләнәсе очрыйлар. Җәен йорт һәм басу чыпчыклары аерым йөриләр, көзен һәм кышын уртак өер хасил итәләр. Гәүдәсенең озынлыгы 17 см га, авырлыгы 35 г га җитә. Ата йорт чыпчыгының баш түбәсе соры, муены һәм күкрәгендә зур кара тап бар, яңаклары соры. Ана кошлар соры төстә генә, каурый капламы кара тапларсыз гына. Басу чыпчыгы (ата һәм ана кош) йорт чыпчыгыннан көрән баш түбәсе һәм ак яңакларындагы өтерсыман кара тимгел белән җиңел аерыла. Йорт чыпчыгы торак пунктларда, басу чыпчыгы бакчаларда, парк һәм урман буйларында яши. Чыпчыклар ояларын торак йортларда , агач куышларында кора. Елга 2 тапкыр үрчем бирә, кара тимгелле 3–6 тонык ак яки соргылт йомырка сала. Балаларына башта бөҗәкләр (гусеницалар, яфраккимергеч, филчекләр) ашата.

Бөртек ашаучы кошлар. Авыл хуҗалыгы өчен куркыныч бөҗәкләрне юк итеп һәм шактый күләмдә чүп үләннәрнең орлыкларын ашап файда китерәләр. Кайвакыт бөртекле культураларга һәм җиләклекләргә зыян китерергә мөмкин.

Өске рәсемдә: басу чыпчыгы (ата кош һәм ана кош), аскы рәсемдә: йорт чыпчыгы (ата кош һәм ана кош)

Басу чыпчыгы