- РУС
- ТАТ
хокук белгече, юридик фәннәр докторы (1971), профессор (1971)
1892 елның 9 гыйнвары, Саратов губернасы, Сердоба өязе Голицыно авылы – 1980 елның 15 ноябре, Казан.
Иркутск университетын тәмамлый (1921).
1909–1917 елларда Саратов һәм Гродно губерналары земство оешмаларында эшли.
1922–1923 елларда Иркутск университетының профессорлык стипендиаты.
1923–1931 елларда ОГПУның ТАССРдагы тулы вәкаләтле вәкиллеге юрисконсульты.
1931–1941 елларда ТАССР коммуналь хуҗалык халык комиссариатында план бүлеге башлыгы, арбитр.
1943–1949 елларда Казан юридик институтында, 1949–1958 елларда Белоруссия университетында укыта.
1958 елдан Казан университетында, 1967–1975 елларда дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре хакимият, дәүләт хокукы мәсьәләләренә карый.
Органы советского государственного управления в современный период. Казань, 1962.
Исполнительный аппарат местных Советов депутатов трудящихся: основные вопросы организации и деятельности. Казань, 1968.
Высшие и центральные органы государственного управления СССР и советских республик в современный период. Казань, 1971.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.