Биографиясе

1937 елның 26 мае, Казан шәһәре – 2011 елның 24 августы, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1961), 21 нче һөнәри-техник училищедә эшли.

1963 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтының (1995 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясе, 2006 елдан Казан аграр университеты) авыл хуҗалыгы җитештерүен электрлаштыру һәм терлекчелекне механикалаштыру кафедрасында, гекафедра профессоры (2001 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре терлекчелектә механикалаштыру чаралары куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга карый. Саву процессының энергияне янга калдырулы технологияләрен, саву җайланмалары өчен вакуумлы насос күрсәткечләрен исәпләү ысулларын тәкъдим итә (ТРның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм хуҗалыкларында кулланышка кертелә).

Уйлап табуга 25 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.