Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Суши Кутеево буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук арба-чана ясау, сатуга күмер яндыру тарала.

XX йөз башында мәчет, тегермән, 8 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1738 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Күки авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1931 колхоз Камил Якуб исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Шәрипов). 1963 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Авангард» колхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1965 елдан – «Татарстан» (үзәге – Ямаш авылы), 1992 елдан – «Маяк» (хуҗалык кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә) колхозлары, 1995 елдан шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта шулай ук урман хәзерләү участогы, «Галиев В.Г.» крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үзләренең ярдәмче хуҗалыкларында, башка торак пунктлардагы бюджет оешмаларында (йортлар төзелеше) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 еллар ахырында – тулы булмаган урта, 1976 елда – урта, 2016 елда тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә. 1985 елда мәктәп каршында музей оештырыла (нигезләүчесе– М.М.Исхаков).

Клуб (бинасы 2019 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (бинасы 2019 елда төзелә), мәчет (1991 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.С.Гыйззәтуллин (1925–1993) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Х.Г.Мусин (1952 елда туган) – урман белгече, РТ, РФнең атказанган урманчысы, РФнең атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары (2011–2016).

Халык саны

1782 елда – 70 ир-ат;
1859 елда – 606,
1897 елда – 1221,
1908 елда – 1496,
1920 елда – 1523,
1926 елда – 1561,
1938 елда – 1588,
1949 елда – 1291,
1958 елда – 1303,
1970 елда – 1460,
1989 елда – 815,
2002 елда – 708,
2010 елда – 630,
2020 елда – 502 кеше (татарлар).