Биографиясе

1955 елның 28 августында Лениногорск районы Керкәле авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1981). 1981–1984 елларда аспирантурада укый. Тарих фәннәре кандидаты (1986), диссертация темасы «Востоковед Г.С.Саблуков и проблемы исламоведения (50–80-е гг. XIX в.)». 1999 елда тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый, темасы: «Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. – 20-е гг. XX в.)».

1984–1988 елларда ТАССР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы.

1988 елдан Казан университетында, 1997 елдан – доцент, 2003–2014 елларда – Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш тарихы һәм мәдәнияты кафедрасы мөдире.

1997–2008 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәгариф һәм фән бүлеге (1998 елдан югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе) башлыгы.

2008–2010 елларда – Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директорының беренче урынбасары, директор вазыйфаларын башкаручы. 2010–2015 елларда – Татар энциклопедиясе институты директоры.

2015 елның июненнән – “Хәтер Китабы” редакциясе” баш мөхәррире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Шәрыкны өйрәнү тарихына карый. Монголларны өйрәнүче О.М.Ковалевскийның көндәлекләрен әзерли һәм китап итеп бастыра.

Хезмәтләре

Из истории казанского востоковедения середины – второй половины XIX в.: Г.С.Саблуков – тюрколог и исламовед. Казань, 1993.

Казанское востоковедение: Истоки и развитие (XIX – 20-е гг. XX вв.). Казань, 1998.

Монголовед О.М.Ковалевский: биография и наследие (1801–1878). Казань, 2004 (автордаш).

Александр Касимович Казем-Бек. Казань, 2005.

Ориенталистика в Казанском университете (1807 – 20-е гг. XX в.). – Lambert, 2019.