- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1973), профессор (1975), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1990), Казан университетының атказанган профессоры (2007)
1929 елның 29 июле, Казан – 2007 елның 25 октябре, шунда ук.
1950 елда Ленинградның 2 нче артиллерия училищесен, 1958 елда Казан университетын тәмамлый.
1960 елдан Казан университетында эшли: механика-математика факультеты деканы (1974–1993), 1994 елдан кафедра профессоры, гомуми математика кафедрасы мөдире (1984–1994).
Хезмәтләре алгебралар төзегән фәзаларның дифференциаль геометриясенә карый.
Дүрт үлчәмле Риманча фәзаларның инвариантлар системасын төзи һәм аларның үзара бәйсезлеген исбатлый.
«Почёт билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Пространства над алгебрами. Казань, 1985 (автордаш).
Многообразия над алгеброй плюральных чисел и полукасательные структуры (ВИНИТИ) // Итоги науки и техники: Проблемы геометрии. 1988. Т. 20.
Норден А.П., Широков А.П. О научных работах В.В.Вишневского. Труды геометрического семинара. Казань, 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.