Биографиясе

1897 елның 11 марты, Витебск губернасы Двинск шәһәре – 1942 елның 17 октябре, Норильск эшчеләр поселогы.

Гражданнар сугышында катнаша, гади кызылармиячедән дивизиянең сәяси бүлек башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1923), шунда ук эшли.

1926–1929 һәм 1935–1937 елларда ТАССРның мәгариф халык комиссары урынбасары.

Германиядә командировкада вакытта аның икътисады турында хезмәт яза (1929), шуның өчен икътисади география буенча профессор дәрәҗәсе бирелә (1930).

1930–1934 елларда ТАССР Госпланы рәисе урынбасары һәм статистика идарәсе җитәкчесе. 1934 елдан Казан университетында кафедрасы мөдире, бер үк вакытта ректор (1931–1935).

Казан университетында икътисади география үсешенең башлангычы Векслин исеме белән бәйле. В.В.Батыр, А.В.Ступишин, П.В.Абрамов – аның шәкертләре. Векслин катнашында күп кенә оештыру мәсьәләләре хәл ителә. Алар арасында – кайбер факультетларның институтлар булып үзгәртелүе: мәсәлән, аэродинамика факультеты Казан авиация институты итеп үзгәртелә, Векслин бер үк вакытта аның беренче ректоры була (1932).

1937 елның августында репрессияләнә. Лагерь хастаханәсендә операция вакытында вафат була. Соңрак аклана.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Идел-Кама краеның халык хуҗалыгын җайга салу мәсьәләләренә, икътисади географияне укыту методикасы һ.б. проблемаларга карый.

Векслин ТАССРның административ картасын (ун чакрымлы масштаб белән), ТАССР һәм Чуаш АССРларның икътисади географик атласын, кечерәк масштаблы күп кенә башка карталар төзи һәм бастыра.

Векслин Казан (ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, С.М.Киров исемендәге синтетик каучук заводы һ.б.) һәм республиканың башка шәһәрләрендә сәнәгать предприятиеләрен төзүне планлаштыру һәм реконструкцияләүдә, Горький өлкәсе, Мари һәм Татарстан АССРларның юллар челтәрен тикшерүдә катнаша.

Бөтенсоюз география җәмгыятен оештыруга зур өлеш кертә (1933).

Бүләкләре

Фронт Реввоенсоветының Мактау грамотасы һәм исеме язылган корал белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Географические предпосылки народного хозяйства ТАССР. Казань, 1929.

Изучение Татарстана за 10 лет. Казань, 1932.

Әдәбият

Писарева С.В. Векслин Носон-Бер Залманович (1897–1942) // Возвращённые имена. Казань, 1990.

Трофимов А.М. Кафедра экономической географии и регионального анализа: исторический ракурс и путь становления // Юбилейный сборник факультета географии и геоэкологии КГУ. Казань, 1998.

Автор – С.В.Писарева