Биографиясе

1953 елның 4 гыйнварында Мамадыш шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1975).

1979–1985 елларда СССР Фәннәр академиясенең Биоорганик химия институтында.

1986 елдан «Биотехнология» фәнни-җитештерү җәмгыятендә (Мәскәү) бүлек мөдире, 1989 елдан генераль директор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре иммунитетның молекуляр күзәнәк механизмнарына, сәламәтлекне саклау өчен яңа диагностикумнар булдыруга, молекуляр зондлар ярдәмендә генотиплау ысулларын эшләүгә һ.б. карый.

Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы, патенты бар.