Биографиясе

1818 елның 20 феврале, Түбән Новгород шәһәре – 1900 елның 27 апреле, Санкт-Петербург.

Казан университетының тарих-филология факультетын монгол һәм татар телләре белгечлеге буенча тәмамлый (1837).

Россиядә беренче булып монгол теле (1840) һәм соңрак татар теле магистры дәрәҗәсе ала.

1840–1850 елларда Пекинга Россиянең дин эшләре буенча вәкиле итеп җибәрелә. Анда монгол, кытай, тибет телләрен үзләштерүен дәвам иттерә.

1851–1855 елларда – Казан, 1855 елдан Петербург университетларының Шәрекъ бүлекләре профессоры (1878–1893 елларда шул факультетның деканы).

1852 елдан – Рус географиясе, 1857 елдан Рус археология җәмгыятьләре әгъзасы.

1862–1868 елларда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментында хезмәт итә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Кытай тарихына, географиясенә, әдәбияты һәм мәдәниятенә, шулай ук Көнчыгыш халыклары диннәренә карый.

Европа фәнендә буддизм диненә караган тикшеренүләрне Васильев башлап җибәрә. Буддизмга багышланган күптомлы хезмәтен әзерли («Будда дине, аның кануннары, тарихы һәм әдәбияты» – «Буддизм, его догматы, история и литература»), аның 2 өлешен нәшер итә («Гомуми күзәтү» – «Общее обозрение», 1 нче кисәк, 1857; «Һиндстанда будда дине тарихы, Дараната әсәре» – «История буддизма в Индии, сочинение Даранаты». Тибет теленнән тәрҗемә. 3 нче кисәк, 1869).

Хезмәтләре

Россия и Средняя Азия // Биржевые ведомости. 1873. №335.

Записка о восточных книгах в Санктпетербургском университете. СПб., 1859.

Китайская хрестоматия, изданная для руководства студентов: В 2 вып. 1868.

Очерк истории китайской литературы. СПб., 1880.

К хронологии Чингизхана и его преемников // Записки Восточного отделения Русского археологичекского общества. СПб., 1889. Т.4.

Әдәбият

Илларионов В.Т. Русский синолог В.П.Васильев: 1818–1900 гг. Г., 1959.

История и культура Китая: Сборник памяти академика В.П.Васильева. М., 1974.

Автор – Р.М.Вәлиев