Биографиясе

1968 елның 17 июлендә Бөгелмә шәһәрендә туган.

Уфа нефть техник университетын тәмамлый (1993).

ВНИИнефтьтә (Бөгелмә) эшли, 1998 елдан ТатНИПИнефтьтә.

2005 елдан ТР Фәннәр академиясендә: Янучан файдалы казылмаларны эзләү һәм үзләштерү мәсьәләләре фәнни-тикшеренү үзәгендә, Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре институтының геологик анализ лабораториясе мөдире (2008 елдан).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге нефть чыгынакларын эзләү алымнары комплексын эшләп, ТРның көнбатыш өлешенең нефтьлелеге перспективасын бәяләүдә катнашканы өчен бирелә.