Бригаданы оештыруда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе башлап йөри. Бу эшкә Республика революцион хәрби советының (РВСР) 1919 елның 10 март карары һәм Идел буе округ хәрби комиссариатының 1919 елның 24 март боерыгы нигезендә керешелә. Штаб, элемтә ротасы һәм 1 нче полк – Казанда, 2 нче полк – Самара шәһәрендә, 3 нче полк Алатырь шәһәрендә оештырыла. Бригаданы командирлар составы, мәдәни-агарту эше хезмәткәрләре белән тәэмин итүдә Үзәк мөселман хәрби коллегиясе, Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының үзәк бюросы, губерна һәм өязләрнең коммунистик мөселман оешмалары җитди булышлык күрсәтә.

Башта ул Мөселман бригадасы дип атала, 1919 елның май-июнендә – Аерым Идел буе татар укчылары бригадасы, 1919 елның июнь-декабрендә – Беренче аерым Идел буе татар укчылары бригадасы, 1919 елның декабрь – 1920 елның маенда – Беренче Төркестан укчылар бригадасы, 1920 елның май – 1922 елның июлендә – Дүртенче Төркестан укчылар бригадасы, 1922 елның июленнән Дүртенче Төркестан укчылар дивизиясе дип йөртелә.

Бригада командирлары – Ю.И.Ибраһимов, И.И.Тальковский, хәрби комиссарлар – Ш.Х.Усманов, Б.Д.Белоусов, Я.Җ.Чанышев.

1919 елның июлендә бригада фронтка килә. Көнчыгыш фронтның Беренче армиясе составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, адмирал А.В.Колчак армиясенә каршы сугыша, 1919 елда Совет Төркестаны камалышын өзүгә зур өлеш кертә. Аннары Төркестанга җибәрелә, Фирганәдә, 1920 елда Бохара операцияләрендә, Җидесуда басмачыларга каршы сугышларда катнаша.

Бригада составында Татар җиңел артиллерия дивизионы сугыша (командиры – К.Якубов, хәрби комиссарлары – А.А.Рәҗәпов, М.Шаһидуллин һ.б.).

Автор — И.Г.Гыйззәтуллин