- РУС
- ТАТ
Татарстанның Зәй районындагы авыл. Зәй тимер юл станциясеннән 14 км төньяк-көнчыгыштарак, Баграж елгасының уңъяк кушылдыгы буенда (Дала Зәе елгасы бассейны) урнашкан
Авылга 1908 елда Столыпин реформасын гамәлгә ашыру барышында Бишсубаш, Сарсаз-Баграж, Урта Баграж авылларыннан һәм башка торак пунктлардан күчеп килүчеләр нигез сала. Беренче исеме – Яңа Авыл, Зур Поповка.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 595 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 419 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 40 хуҗалыкның 8 ендә ат юк, 32 хуҗалык бер, ике ат тота.
Авыл Югары Баграж авылының Троица чиркәве приходына карый. 1916 елда яңадан төзелгән бинада мәктәп ачыла.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.
Хәзер Поповка авыл җирлеге үзәге.
1820 елларда авылга Мәткәбаш авылын кушалар (1906−1907 елларда Кушъелга авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә).
Күмәкләштерү елларында авылда “Трактор” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Н.Насыйбуллин). 1950 елдан зурайтылган “Дуслык” (Липатовка поселогы, хәзер юкка чыккан), 1959 елдан – “Заветы Ильича” (Зәй шәһәре), 1970 елдан – шул ук исемдәге совхоз, 1997 елдан “Нива” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы составында (2006 елдан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять); крәстиян фермер хуҗалыклары эшли
1920−1940 елларда су, 1960−1990 еллар башында электр тегермәне эшли.
1921−1923 елларда приход кешеләре акчасына агачтан бала күтәргән Мәрьям Ана иконасы чиркәве (1935 елда ябыла, ашлык саклау өчен, 1955−2017 елларда клуб буларак файдаланыла), шулай ук бу иконаның табылу урынында агач кәшәнә төзелә.
1984 елга кадәр башлангыч мәктәп (1965 елдан яңа бинада), 1970−1990 елларда янгын бүлекчәсе була.
Фельдшер-акушерлык пункты (1957 елдан), мәдәният йорты (2017 елдан яңа бинада) эшли. Кәшәнә белән төзекләндерелгән чишмә бар. 2006 елда Вознесение Господня чиркәве төзелә башлый.
1949−1950 елларда китапханә мөдире булып ТР Фәннәр академиясе академигы, дәүләт эшлеклесе М.Х.Хәсәнов эшли.
1913 елда – 238,
1920 елда – 330,
1938 елда – 398,
1949 елда – 325,
1958 елда – 376,
1970 елда – 431,
1979 елда – 273,
1989 елда – 143,
2002 елда – 102,
2010 елда – 124,
2017 елда – 101 кеше (татарлар – 64% (шул исәптән керәшен татарлар – 43%), руслар – 23%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.