Биографиясе

1929 елның 3 декабрендә Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Пешку авылында туган.

1952 елда Урта Азия университетын (Ташкент) тәмамлый.

1953–1955 елларда Запорожье машина төзү институтында эшли.

1958–1970 елларда Казахстан химия-технология институтында (Чимкент шәһәре), 1963 елдан электрохимик җитештерү технологиясе кафедрасы мөдире.

1970–1986 елларда Уфа авиация институтының гомуми химия кафедрасында, 1986 елдан Башкортстан университетының физик химия кафедрасы профессоры.

1993–1996 елларда Халыкара казах-төрек университетында (Төркестан шәһәре, Казахстан Республикасы) физик һәм органик химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре металлар белән нәметалл эретмәләренең электр тогы тәэсирендә төпкә утыру, нәметалл һәм металл ионнары кушылмаларының, үзенчәлекле сыйфатларга ия булган электролитик ионнар хасил итеп, бергә катодлы кайтарылу теориясенә карый.

Фосфорның никель, бакыр, цинк белән эретмәләреннән гальваник капламнар, порошоклар, башка материалларның утырымга төшү шартларын һәм технологияләрен фаразлау, сайлау һәм оптимальләштерүнең термодинамик ысулын тәкъдим итә, металларны сусыз эремәләрдән электр ярдәмендә утырту вакытында электролитның фаза халәтенә һәм гальваник каплам сыйфатына электроактив ионнар концентрациясе тәэсиренең закончалыкларын ача.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новые силикатные и органические материалы. Алма-Ата, 1967 (автордаш).

Курс физической химии. Электрохимия: Учебное пособие. Уфа, 1991. Ч. 3.

Лабораторные работы по химии. Уфа, 1994 (автордаш).

Әдәбият

Вахидов Равиль Самиевич // Кто есть кто в Башкирском государственном университете. Уфа, 1997.