Биографиясе

1896 елның 16 мае, Әстерхан губернасы, Красноярск өязе Кече Сентовка авылы – 1996 елның 16 феврале, Санкт-Петербург.

Ленинград тау институтын тәмамлый (1930), шунда ук укыта (1968 елга кадәр), геология-разведкалау факультеты деканы (1953–1958) һәм нефть геофизикасы кафедрасы мөдире (1955–1957).

Хезмәтләре разведкалауның геофизик алымнарына, янучан сланецларның үзенчәлекләренә карый.

Дәүләт бүләге сланецларның җимерелгән катламнарын билгеләүнең физик ысулларын эшләгәне өчен бирелә.

Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Курс электроразведки: Учеб. М., 1938 (автордаш).