Эчтәлек

Башка төрки халыклар белән чагыштырганда, Идел буе татарларының мөселман дини карашлары системасына Зәнки бабай соңрак килеп керә.

Зәнки бабайны еш кына «Хайваннар пәйгамбәре» дип йөрткәннәр, әүлияне зурлаган кебек зурлаганнар, аңа догалар багышлаганнар.

Татар фольклорына караган кайбер әсәрләрдә Зәнки бабай исеме Бакыргани белән бәйле рәвештә бирелә. Зәнки бабай аның иң яраткан мөрите булган һәм, Бакыргани вафатыннан соң, аның тол хатыны Гамбәр-анага өйләнгән, имеш. Зәнки бабай турындагы легендалар Урта Азия һәм Идел буе мөселман халыклары арасында киң таралган була.

Шулай ук кара Абзар иясе.

Әдәбият

Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан, 1995;

Сибгатуллина Ә. Илаһи гашыйклар юлыннан. Казан, 1999;

Снесарев Г.Г. Реликты домусульман­ских верований и обрядов у узбеков Хорезма. М., 1969;

Казахские народные сказки. Алма-Ата, 1971. Т. 3;

Казахский фольклор в собрании Г.Н.Потанина. Алма-Ата, 1972.

Автор – Ф.И.Урманчеев