Биографиясе

1936 елның 28 мае, хәзер Омск өлкәсенең Тәүриз районы Кызыл Маяк авылы — 2021 елның 23 феврале, Казан.

Омск педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1960) Сосновка урта мәктәбендә (Омск өлкәсе) эшли.

1965 елдан Казанда, 1971–1972 елларда Казан педагогия институтында укыта. 1972–1991 елларда Алабуга педагогия институтында (1980–1984 елларда Венгриядә Эгер педагогия институтында командировкада).

1992–2009 елларда ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында халык иҗаты бүлеге мөдире, бер үк вакытта ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институтының тел белеме һәм әдәбияты бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре.

Хезмәтләре татар халык иҗатына, төрки-татар мифологиясенә һәм фольклор белән әдәбиятның үзара бәйләнешләренә карый. «Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек» (1–3 т., 2008–11) хезмәте авторы.

Хезмәтләре

Каһарманнар йолдызлыгы: Тарихи-фольклористик очерклар. К., 2006; 

Эпические сказания татарского народа: Сравнительно-ист. очерки. К., 1980; 

Героический эпос татарского народа. К., 1984; 

Лиро-эпос татар Среднего Поволжья. К., 2002.

Әдәбият

Балачак әдипләре: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2005. Т. 3; 

Әдәби Алабуга. К., 2005.