Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 4006 кв.км. Үзәге – Ишембай шәһәре (Уфа шәһәреннән 160 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 90184 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10909 кеше (1970 елда – 10359, 1979 елда – 9407, 1989 елда – 12059 кеше).

Районда бер татар (Яңа Йорт хуторы), дүрт татар-башкорт торак пункты бар. Татарларның күпчелеге (2010 елда – 9411 кеше) район үзәгендә яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Ишембай милли мәдәниятлар үзәге каршында «Таң» татар җәмгыяте, Югары Әрмет, Түбән Әрмет һәм Көзән авылларында татар фольклор‑вокаль‑театр коллективлары эшли.

Көзән авылында Башкортстан Республикасы Милли музее филиалы –Ә.Ә.Вәлиди музее бар.

Күренекле кешеләре

Ишембай районында:

  • Советлар Союзы Герое Д.С.Ногманов (Түбән Әрмет авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры Ш.Ф.Маннанов (Кыяуык авылы),
  • сәясәт эшлеклесе Ә.Ә.Вәлиди (Көзән авылы) туган.