Биографиясе

1935 елның 4 сентябре, Питрәч районы Аркатау авылы –2009 елның 25 мае, Ленино-Кокушкино авылы.

Питрәч районының «Путь к коммунизму» (1947–1965 еллар), В.И.Осипов исемендәге (1966–1979 еллар) колхозларында, «Осиповский» (1979–1990 еллар) совхозында эшли.

Сыерларны ашату һәм савуны оста үзләштереп, 1965 елда һәр сыердан 4045 кг сөт савып алуга ирешә.

Герой исеме терлекчелектә ирешкән зур уңышлары өчен бирелә.

1966–1970 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Белокопытов С. Галочкина Надежда Николаевна // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978): Док. очерки. Казань, 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.