- РУС
- ТАТ
хокук белгече, юридик фәннәр докторы (1964), Үзбәкстан Республикасы ФА академигы (1989; 1966 елдан мөхбир әгъза), Үзбәкстан ССР һәм Каракалпак АССРның атказанган фән эшлеклесе (1977,1980)
1927 елның 1 августы, БАССРның Бәләбәй кантоны — 2006 елның 11 мае, Ташкент.
Ташкент юридик институтын тәмамлый (1947), 1949–1955 елларда шунда ук дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы кафедрасында эшли.
1955 елдан Ташкент университетында, 1965 елдан профессор, 1970–1990 елларда дәүләт һәм хокук теориясе кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 1966–1970 елларда, Үзбәкстан ССР ФАнең фәлсәфә, икътисад, хокук фәннәре бүлекчәләре рәисе.
1990–1993 елларда Үзбәкстан Республикасының Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе.
1993–1994 елларда Үзбәкстан Республикасы Конституцион мәхкәмәсе рәисе вазифаларын башкаручы.
1994–1995 елларда Ташкент юридик институты ректоры.
1994–2004 елларда Үзбәкстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Академиясе профессоры.
Хезмәтләре дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихына, СССР халыкларының милли дәүләтчелеге барлыкка килү һәм үсеш мәсьәләләре, Үзбәкстанда конституцион төзелеш һәм хокук системасы формалашу мәсьәләләренә карый.
Үзбәкстан ССРның Бируни исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1973). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Туркестанская АССР и её государственно-правовые особенности. Таш., 1958;
Роль РСФСР и СССР в создании советской государственности в Узбекистане. Таш., 1965;
В.И.Ленин и строительство советской государственности в Туркестане. Таш., 1967;
Советская политическая система. Таш., 1980.
Шавкат Закариевич Уразаев: Материалы к биобиблиографии учёных Узбекистана. Таш., 1987;
Памяти патриарха юридической науки Узбекистана Ш.З.Уразаева (1927–2006) // Право и политика. 2006. № 10.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.