Биографиясе

1923 елның 26 феврале, Омск өлкәсенең Исилкүл поселогы, хәзер шул исемдәге шәһәр — 1994 елның 12 апреле, Белоруссия Республикасы, Минск шәһәре.

Новосибирск хәрби пехота училищесен (1942), Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский исемендәге Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен (1954) тәмамлый.

Новорождественка (Исилкүл районы) авылында башлангыч мәктәптә укыта.

1942 ел башыннан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 294 нче гвардия укчы полкында рота командиры (5 нче армиянең 97 нче гвардия укчы дивизиясе). Воронеж, Дала, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск дугасы һәм Днепр елгасы янындагы сугышларда (икесе дә — 1943), Кировоград, Львов-Сандомир (икесе дә — 1944), Түбән Силезия, Берлин һәм Прага (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Линден торак пункты (хәзер Бжег шәһәреннән 7 км төньяк-көнбатыштарак Липки торак пункты, Польша) тирәсендә Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

1945 елның 26 гыйнварында Насретдинов ротасы һөҗүмгә күчә һәм Олау шәһәренә (хәзер Олава, Польша) чыга, аны азат итүдә катнаша.

 Сугыштан соң Совет Армиясе сафларында хезмәтен дәвам итә.

1978 елдан запаста; Белоруссия университетында хәрби кафедрасы башлыгы, «Луч» фабрикасында гражданнар оборонасы штабы башлыгы булып эшли (Минск).

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Шлевко Г.М. Ради жизни на земле. Омск, 1972.

Автор — М.З.Хәбибуллин