Биографиясе

1925 елның 3 декабре, Чистай кантоны Арбузов-Баран авылы — 2002 елның 22 марты, Ставрополь шәһәре.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1949), Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1954 елдан Семипалатинск зооветеринария, 1964 елдан Витебск ветеринария институтларында.

1967–1985 елларда Казан ветеринария институтында, диагностика кафедрасы профессоры (1967 елдан), терапия кафедрасы мөдире (1969 елдан), бер үк вакытта ветеринария факультеты деканы (1979–1983).

1985–2002 елларда Ставрополь авыл хуҗалыгы академиясендә, 1992 елга кадәр — терапия һәм клиник диагностика кафедралары, 1992 елдан экология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре — авыл хуҗалыгы терлекләрендә үпкә, йөрәк патологиясен, матдәләр алмашын өйрәнүгә, биогеоценология һәм патология мәсьәләләренә карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Биогеоценоз и болезни животных. М., 1978; 

Эндемические болезни сельскохозяйственных животных. М., 1990 (автордаш); 

Сельскохозяйственная экология: Учеб. пособие. М., 2000 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2000 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.

Автор — Р.Г.Госманов