Биографиясе

1913 елның 15 марты, Казан губернасы, Чистай өязе Кизләү авылы – 1983 ел, Мәскәү.

Академик Д.Н.Прянишниковның шәкерте. Казан авыл хуҗалыгы техникумын (1932), К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен (1937) тәмамлый.

1937–1939 елларда ТАССРның Авыл хуҗалыгы халык комиссариатында эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 елдан Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни хезмәтләре кәсле-көлсу туфракларда кузаклы культуралар игүдә известь һәм фосфорит онын куллануга карый.

А.В.Шестаков (1964); В.М.Клечковский һәм А.В.Петербургский (1975); Б.А.Ягодин (1982) мөхәррирлегендә басылган «Агрохимия» дәреслеге авторларының берсе. 1956–1958 елларда агрохимия буенча өч томлык монография яза (кытай теленә тәрҗемә ителә һәм Кытай Халык Республикасында нәшер ителә).

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, 12 медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Учебное пособие по анализу ядохимикатов. М., 1954.

Люпины. М., 1960.

Практикум по агрохимии для старших классов сельских школ. М., 1966.