Гомуми мәгълүмат

Мәскәү шәһәреннән 1165 км ераклыкта урнашкан. 1574 елда нигез салына.

Халкы – 1115885 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 286,4 мең кеше (1970 елда – 185 мең, 1979 елда – 240,9 мең, 1989 елда – 291,2 мең, 2002 елда – 294,4 мең кеше)

Татар җәмгыяте тормышы

Татар халкы тарихында Уфа аерым урын алып тора, ул Казан кебек үк милли, мәдәни, дини һәм иҗтимагый тормышның иң эре үзәкләреннән берсе булып кала.

1788 елда Уфа Дини Мөхәммәди канун Җыены оештырыла, аның утырышчылары булып Казан губернасыннан чыккан кешеләр тора.

1872 елда Уфа татар укытучылар мәктәбе ачыла, 1887 елда – «Госмания» мәдрәсәсе, 1906 елда татар, башкорт, казакъ һәм башка төрки халыкларның иң зур мәгърифәт учакларыннан берсе булган «Галия» мәдрәсәсе эшли башлый.

XX йөз башында Уфада татар китапханәсе һәм китап сату конторасы, «Акча», «Алга», «Иршад», «Каләм» татар нәшриятлары, «Тормыш» басмаханәсе була; «әл-Галәме әл-Ислами», «Дус», «Мәгълүмате җәдидә», «Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия», «Сибирия», «Тормыш» газеталары, «Уфаның авыл көнкүреше журналы» нәшер ителә. 1908 елда шәһәрдә «Шәрык» беренче милли шәхси китапханәсе ачыла.

1912–1918 елларда «Нур» татар театр труппасы эшли.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң шәһәр татар милли-сәяси тормыш үзәкләреннән берсе була. 1917–1918 елларда монда төрки-татарларның милли парламенты – Милләт Мәҗлесе җыела, 1917 елда Татар социал-демократ эшчеләр партиясе съезды уздырыла, 1917 елның августыннан декабрена кадәр Милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе эшли.

Совет хакимиятенең беренче елларында «Безнең юл» (1917–1918 еллар), «Ирек» (1917 ел) газеталары; «Уфа кооператоры» (1917–1918 еллар), «Мохтарият» (1917–1918 еллар), «Бабич» (1922 еллар), «Ислам мәҗәлләсе» (1924–1928 еллар), «Сәнәк» (1926–1937 еллар) һәм башка журналлар нәшер ителә. 1918 елдан «Кызыл таң» газетасы чыга.

1980 еллар ахырыннан Уфада татар халкының милли-мәдәни тормышында күтәрелеш күзәтелә. 1988 елдан Г.Тукай исемендәге шәһәр татар әдәбиятын һәм мәдәниятен сөючеләр клубы эшли. 2002 елда Уфа татарларының милли-мәдәни автономиясе теркәлә, шәһәрдә күп кенә республика иҗтимагый-мәдәни оешмаларының җитәкче органнары туплана.

Башкорт дәүләт университетында һәм Башкорт дәүләт педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнә. Уфаның беренче педагогика көллияте татар мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре өчен – тәрбиячеләр, татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләп чыгара.

Татар гимназиясе, «Нур» Уфа татар дәүләт театры (1989 елда театр-студия буларак оештырыла, 1991 елдан хәзерге статусы) эшли.

Татарстан Республикасы көннәре, Башкортстанда татар яшьләре көннәре, ике елга бер тапкыр «Туган тел» татар җырын башкаручылар конкурсы үткәрелә.

Уфада ике татар гимназиясе, Татар телен тирәнтен өйрәнү үзәге, өч татар якшәмбе мәктәбе, дүрт татар телендә өйрәтүче мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе эшли; алтмыш гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә. 2008 елдан шәһәр һәм республика күләмендә «Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы» конкурсы үткәрелә.

Уфада татарлар белән бәйле тарих һәм архитектура истәлекләре: Тәфкилевләр йорты, Г.Х.Терегулов йорты, Еникиевләр утары, М.М.Йосыпов йорты урнашкан.

Күренекле кешеләре

Уфа шәһәрендә:

  • дәүләт эшлеклеләре З.Р.Вәлиева, Э.С.Нәбиуллина, С.С.Саетгалиев,
  • дин эшлеклесе, 1975–1980 елларда СССРның Европа һәм Себер өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Г.Н.Исаев,
  • техник фәннәр докторы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Р.Я.Нугаев,
  • язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе Ә.Ә.Фәйзи,
  • композитор, дирижер Р.Н.Сабитов,
  • актер, режиссер П.Н.Исәнбәт,
  • балетмейстер Ф.Ә.Гаскәров,
  • җәмәгать эшлеклесе, журналист М.Х.Салиәхмәт,
  • шахматчы, халыкара гроссмейстер Р.Х.Даутов,
  • тренер (пуля белән ату), СССРның атказанган спорт остасы, СССРның атказанган тренеры, халыкара категорияле судья Р.В.Сөләйманов туган.

Татар халкының күп кенә күренекле вәкилләре: шагыйрь һәм мәгърифәтче Акмулла, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Фәхретдин, педагог Г.Буби, шагыйрь Ш.М.Бабич, язучылар М.Гафури һәм Н.Исәнбәт, драматург Р.Ф.Ишморат, балет артисты Р.Х.Нуриев һәм башкаларның тормышы һәм эшчәнлеге Уфа белән бәйле.