- РУС
- ТАТ
татар бәк-морзалары
Нәселне башлаучы – кенәз Дашка Ходяков (Худяков) (XVI йөзнең 2 нче яртысы – XVII йөз башы).
Хезмәтләре өчен патша аңа Темников һәм Арзамас өязләреннән крәстияннәре белән бергә 400 чирек (четверть) җир бирә.
1612 елда аның уллары Сөнчәләй, Ишмәкәй һәм Алмакай искә алына. Сөнчәләй – бәк, калган икесе морза дип аталган.
1699 елда Дашкиннар нәселе морзалары Кодрак Обраимов (Ибраһимов), Байтер Емлакаев, Устин (Хөснетдин) Нуркаев, Абраим (Ибраһим) һәм Смаил (Исмәгыйль) Ишмаметовлар, Мостай Сәфәров, Алей (Гали) Уразмәмәтов, Бегай (Биги) Абраимов (Ибраһимов), Иванаш Расланов (Арсланов), Халислам һәм Цараслам Плюнбаевлар, Рәҗап Размаметов (Уразмөхәммәтов) – крәстияннәре белән бергә биләмәләр хуҗалары.
1713 елда бәкләр Арслан Бекбаев (Бикбаев) һәм Иванаш Арслановның Урта Әләзән авылында 11 йорт крепостной крәстияннәре була. Пётр I нең татар морзаларын чукындыру турындагы 1713 елгы фәрманыннан соң Дашкиннарның биләмәләрен һәм крәстияннәрен «государьга» язалар, ә үзләрен Пенза губернасы Краснослободск өязе дәүләт крәстияннәре разрядына күчерәләр.
XVIII–XIX йөзләрдә Дашкиннар нәселенең бер өлеше Дашкин, Имакай, Кара Суыксу (Краснослободск өязе), Таулы Шуструй һәм Кочалейка (Кадомск өязе) авылларында яши.
1779 елда морза Зәет Якупов гаиләсе Бөгелмә өязе Габдулла авылыннан Нугай даругасының Юрмат волостена күчеп утыра. Соңрак бу гаилә Иске Яуыш авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Фёдоровка районы) яши. XIX йөз башында Йосыф Бәхтиев гаиләсе дә шунда күчә. Әлеге гаиләләр (Ишмәкәй Дашкин нәселләре) Сенатның 1791 ел, 3 декабре фәрманы нигезендә дворяннар катлавына күчерелә.
XIX йөз башында Дашкиннар Пенза губернасыннан Бүздәк, Шланлыкүл (хәзер Башкортстан Республикасының Бүздәк районы), Мәүлет (хәзер Башкортсан Республикасының Кушнаренко районы) авылларына килеп утыралар. Барысы да Сөнчәләй Дашкин нәселеннән булалар һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керәләр.
Савелов Л.М. Родословные записи. Опыт родословного словаря русского древнего дворянства. М., 1909. Ч. 3;
Дворянские роды Российской империи. М., 1996. Т. 3.
Автор – И.Р.Габдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.