Эчтәлек

Гомер еллары: 1655 ел тирәсе — фаразланганча, 1697 ел.

1675 елдан стряпчий чинында, 1677 елдан стольник. Рус-төрек сугышында (1676–1681), Кырым (1687, 1689) һәм Азов (1695–1696) яуларында катнаша. Шул елларда Лызлов Кырым һәм Төркия тарихлары белән кызыксына башлый.

1682 елда поляк теленнән М.Стрыйковский «Хроника»сының кайбер өлешләрен, 1686 елда С.Старовольскийның «Төрек патшасы сарае» («Двор цесаря турецкого») дигән хезмәтен тәрҗемә итә.

Лызлов — мәгълүм «Скифия тарихы» («Скифская история», СПб., 1776) тарихи әсәренең авторы. Китап турында Лызлов үзе: «... төрле чит илләр тарихчылары мәгълүматлары, Россиянең дөрес тарихлары һәм хикәятләре нигезендә тупланды һәм язылды... Христос туганнан соң 1692 елда», — дип яза.

Хезмәт «Скифиянең аталышы, аның чикләре һәм Скифия халыклары, татарлар атамасы булган монгоиллар яки мунгаллар, Европага килгән әлеге татарлар турында» («О названии Скифии, и границах ея, и народах скифийских, монгоилах или мунгалах и прочих... и чего ради татаре прозвашаяся, и киих татар суть сии татарове, иже в Европу придоша») дигән бүлектән башлана. Лызлов русларны — «москва», украиннарны һәм белорусларны — «россияне», Көнчыгыш Европаның барлык күчмә кабиләләрен «татарове» дип атый.

Китапның «Казан шәһәренең башлангычы һәм халкы, соңыннан аның Мәскәүнең бөек падишаһлары тарафыннан бөлдерелүе» («О начале и населении града Казани и потом о разорении его московских великих государей») дип аталган 3 нче кисәгендә рус кенәзләренең Казанны яулау өчен озакка сузылган дәвамлы көрәше җентекләп тасвирлана, «аны тәмам басып алу һәм ул патшалыкны тулысынча буйсындыру» һәм Әстерхан ханлыгын яулау хакында сөйләнә.

Казан ханлыгы тарихына мөрәҗәгать итеп, Лызлов: «Казан патшалыгы борынгы заманнардан мәшһүрлеккә һәм кодрәткә ирешеп, Россия халкына гына түгел, күп кенә чит илләргә дә мәгълүм булган. Аның турында чит илләр тарихчылары һәм бөтен дөньяның елъязмачылары бертуктаусыз язганнар», — дип билгеләп уза. Поляк тарихчысы Александр Гвагния фикеренә таянып, ул: «Казан татарлары ... йортлар төзү һәм игенчелек буенча нык танылганнар һәм осталар ... сәүдәгәрләре һәм сәүдә кешеләре Мәскәү һәм фарсылар белән эш йөртәләр», — дип яза.

Лызловның «Скифия тарихы» кулъязма хәлендә үк Россиядә киң тарала (китапның 32 күчермәсе мәгълүм), ул кыпчак далалары (кара Дәшти Кыпчак), Алтын Урда, Казан һәм Әстерхан ханлыклары халкына, Кырым татарларына кагылышлы гаять зур проблемаларны өйрәнүдә үз әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмый. Н.И.Новиков тарафыннан 1776 елда һәм 1787 елда нәшер ителә, кабат 1990 елда тарих фәннәре докторы Е.В.Чистякова мөхәррирлегендә басылып чыга.

Әдәбият 

Чистякова Е.В. «Скифская история» А.И.Лызлова и вопросы востоковедения // Очерки по истории русского востоковедения. М., 1963.

Автор — Г.С.Сабирҗанов