Биографиясе

1931 елның 18 августында Минзәлә районы Чулпан авылында туган.

1954 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтында (1957–1963), Казан югары артиллерия инженер-командирлары училищесендә (1963–1971) эшли.

1971 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында югары математика кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аэрогидромеханиканың кайтма кырый мәсьәләләренә карый. Р.Б.Сәлимов тизлекнең хордалы диаграмма рәвешендә бирелгән бүленеше буенча канат профилен төзү алымнарын эшли. Башлангыч өлкәләренә якын булган кайтма һәм катнаш кайтма кырый мәсьәләләрне чишә һәм аларның аэрогидромеханикада һәм фильтрлау теориясендә кулланышларын таба. Аналитик функцияләр өчен Гильберт кырый мәсьәләләрен чишү алымнарын тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2009).

Хезмәтләре

Некоторые основные задачи об изменении контуров теории аналитических функций и их приложения к механике жидкости. Казань, 1970.

К вопросу о поведении производной функции, реализующей конформное отображение вблизи угловой точки границы области // Изв. вузов. Математика. 1977. № 2.

Новый подход к решению краевой задачи Гильберта для аналитической функции в многосвязной области // Изв. вузов. Математика. 2000. № 32.