- РУС
- ТАТ
Композит конструкцияләр механикасы өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (2002), профессор (2003)
1948 елның 2 сентябрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.
Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый (1972), шунда ук эшли.
1988 елдан Казан университетының Чаллы институтында, төзелеш технологиясе кафедрасы мөдире (2002 елдан).
Сибгатуллин конструкцияләрдәге анизотроп һәм композит элементларның (сүрүләр, пластиналар, бруслар) күп цикллы йөкләнешләргә чыдамлыгы һәм җимерелүенең яңа критерийларын, шулай ук ярылулар механикасында яңа критерийлар тәкъдим итә. Анизотроп һәм композит сүрүләр, пластиналар, брусларның кыска һәм озак вакытлы статик яки күп цикллы йөкләнешләргә, югары температуралар тәэсиренә чыдамлыгын билгеләү алымнарын эшли.
Предельное состояние слоистых композитных оболочек при совместном действии статических и циклических нагрузок // Изв. РАН. Механика твёрдого тела. 1994. № 4 (автордаш).
Об универсальности критерия разрушения // Изв. РАН. Механика твёрдого тела. 2002. № 6.
Расчёт конструкций по теории предельного равновесия. Казань, 2003 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.