Тарихы

1652 елдан мәгълүм.

Башта Зөя шәһәренең Успение монастыре карамагында була, 1764 елда – халкы экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1904 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1176,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Красная Горка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Красная Горка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла, 1949 елдан – “Мамадыш” совхозы, 1961 елдан “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү совхозы бүлеге, 1997 елдан “Мамадыш” нәселле терлек заводы бүлеге (Красная Горка (1 нче ферма; үзәк утары), Максим Пүчинкәсе, Ташлы авыллары) составында.

2008 елдан “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлеге составына керә.

Халык саны

1782 елда — 155 ир-ат;
1859 елда — 500,
1897 елда — 520,
1908 елда — 622,
1920 елда — 558,
1926 елда — 538,
1938 елда — 292,
1949 елда — 200,
1958 елда — 160,
1970 елда — 125,
1979 елда — 81,
1989 елда — 43,
2002 елда — 43,
2010 елда — 39,
2017 елда — 31 кеше (руслар – 96,8%, татарлар – 3,2%).