- РУС
- ТАТ
XIII йөзнең 60 елларында төзелә. Болгар шәһәренең төньяк өлешендә (хәзерге Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы территориясендә) урнашкан үзәк мәчет.
Ян терәкләре, тышкы ишеге портал рәвешендә булган һәм асимметрик манаралы залы көнчыгыш тарафына каратылган мәчетләр тибына керә. Турыпочмак рәвешендәге бина башта 32x34м мәйдан биләгән, аркадасын һәм дүрт кыеклы такта түбәсен 5 рәт урнашкан квадрат сыман 20 багана күтәреп торган. Төп фасадына аркалы тышкы ишек рәвешендәге портал белән манара тоташкан. Штукатурланган таш диварлары аркаларның басымын күтәрү өчен тышкы яктан контрфорслар белән ныгытылган. Таш нигез астына имән субайлар кагылган, диварларны ныгыту өчен алар эченә имән бүрәнәләрдән ниргәләр салынган. Интерьерының көньяк диварында ташка уеп ясалган бизәкләр белән каймаланган михраб урнашкан. «Зур манара» дип аталган 24 м биеклектәге эленке манарасы аста - зуррак, өстә кечерәк күләмле цилиндр формасындагы 2 өлештән торган куб рәвешендәге нигездән күтәрелгән 8 кырлы аскы яруска утыртылган. Өске кече цилиндр тирәли түгәрәк галерея урнашкан, аңа эчтән винт рәвешендәге баскыч тоташкан. Аскы цилиндрның үзәк өлешенә Коръән аятьләре уеп язылган. Манара безнең көннәргәчә сакланган Кече манараны хәтерләтә, тик ул аннан 2 тапкыр биегрәк булган.
Бинасының тузуы сәбәпле XIII йөз ахырында Болгар җамигъ мәчете беренче мәртәбә үзгәртеп корыла: диварлары яңартыла, көнбатыш һәм өлешчә төньяк диварлары буйлап 10 багана урнаштырыла (антресоль галереясын күтәрү өчен, дип фаразлана), квадрат сыман баганалар сигез кырлы колонналар белән алыштырыла, көнчыгыш һәм көнбатыш фасадлары биш кырлы декоратив уемнар белән бизәлә, яңа идән җәелә. XIV йөз башында Болгар җамигъ мәчете икенче тапкыр үзгәреш кичерә: дүрт почмагында да баскычлы нигезгә утыртылган кальга манаралары төзелә, колонналары 6 рәт итеп урнаштырыла (һәр рәттә 6 шар), ян-як фасадларда 2 ишек, 4 тәрәзә уела, тышкы ишекләрнең өчесенә дә эчке яктан тамбурлар корыла, манаралары туф белән тышлана.
Болгар җамигъ мәчете корылышында Кавказ арты, Кырым, Кече Азия, Урта Азия архитектурасы һәм җирле төзелеш сәнгате элементлары бергә кушылган. Мәчет Булат Тимер явы (1361) һәм Фёдор Пёстрый һөҗүме (1431) вакытында шактый зыян күрә, XV-XVIII йөзләрдә тулысынча җимерелә. Манарасы 1841 елда хәзинә эзләүчеләрнең казуы нәтиҗәсендә ишелә. 1964-1967 елларда профессор А.П.Смирнов җитәкчелегендәге археологик казу эшләре барышында Болгар җамигъ мәчете хәрабәләре туфрактан арындырыла, консервацияләнә һәм аерым өлешләре С.С.Айдаров проекты белән реставрацияләнә: җимерелүдән саклау өчен диварлары юка таш катламы белән тышлана, манараларының берсе тимер-бетон түбә белән каплана, колонналар, тәрәзә йөзлекләре, капительләрнең фрагментлары һ.б. элекке урыннарына урнаштырыла.
1994-2001 елларда Зур манара торгызыла. Мәчет хәрабәләре Болгар тарих-архитектура саклаулыгының үзәген тәшкил итә.
Башкиров А.С. Памятники булгаро-татарской культуры на Волге. К., 1928;
Смирнов А.П. Археологические исследования Соборной мечети (Четырёхугольника) в Великих Булгарах // Советская археология. 1966. № 1;
Айдаров С.С., Аксёнова Н.Д. Великие Булгары. К., 1975;
Айдаров С.С. Архитектурные комплексы средневекового Булгара // Архитектурное наследство. 1976. № 24.
Автор — С.С.Айдаров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.