Биографиясе

1909 елның 12 феврале, Оренбург шәһәре — 1989 елның 16 августы, Казан.

Оренбург ит терлекчелеге һәм ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1932), Алексеев районында — «Татмаслотрест»та, «Свияжский», «Алексеевский» совхозларында эшли.

1934–1940, 1946–1973 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында.

1940–1942 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында.

1942–1946 елларда Казан тимер юлының 1 нче совхозында.

Тарының «Казан 61», «Кама» сортлары һәм тары селекциясендә катлаулы гибрид популяция булдыру алымы авторларының берсе.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.