Биографиясе

1929 елның 20 феврале, Бөгелмә кантоны Чалпы авылы — 2008 елның 24 августы, Уфа шәһәре.

Мәскәү энергетика институтын тәмамлаганнан соң (1953), Уфа предприятиеләрендә эшли: 1953–1956 елларда Уфа аппаратура заводында (инженер-сынаучы, мастер, әйдәп баручы конструктор), 1956–1972 елларда «Молния» тәҗрибә КБда әйдәп баручы конструктор.

1972–1998 елларда Уфа авиация техник университетында: авиация приборлары төзү кафедрасы мөдире, шул ук исемдәге факультет деканы (1977 елдан).

Газ турбиналы двигательләрне электрон идарә итү системалары өлкәсендә фәнни мәктәпкә нигез сала. Двигатель режимы белән идарә итүнең тәүге цифрлы системасын эшләүчеләрнең берсе (гражданнар һәм хәрби авиациядә кулланыла).

Уйлап табуга 80 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре                                 

Системы автоматического управления двигателями летательных аппаратов. М., 1973; 

Синтез систем автоматического регулирования методом порядкового отображения. М., 1983; 

Применение микро-ЭВМ в задачах автоматизации промышленных установок. Пермь, 1986.