Эчтәлек

1918 елда оеша. Нигездә, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре нәшер итә. 1920 елның май аеннан мәктәп дәреслекләрен чыгаруны Губерна мәгариф бүлегенең матбугат комиссиясе тәртипкә сала.

1918 елда 13 татар китабы дөнья күрә. 1918–1923 елларда 43 басма нәшер ителә, аларның 30 ы — мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм педагогик әдәбият, 8 е — матур әдәбият, 1 се — дарвинизм һәм марксизм турында китап.

Нәшрият 1924 елга кадәр эшли. 1921 елга кадәр заказлар «Милләт» басмаханәсенә, соңрак төрле дәүләт басмаханәләренә бирелә.

Шулай ук педагог һәм галим М.Корбангалиев, татар мәдәнияте эшлеклеләре Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Җ.Вәлиди, Ф.Бурнаш әсәрләре басыла. «Шәрекъ шагыйрьләре» (1920) тупланмасына Г.Хәйям, Сәгъди, Р.Тагор әсәрләре кертелә.

Әдәбият

Каримуллин А. Становление и развитие татарской советской книги: 1917–1932. К., 1989.