Тарихы

1657 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Болымери, Булымерь, Балымер исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына (князь Боратаевлар карамагында) керә. XVIII–XIX йөзләрдә биредә дворян Завалишиннарның зур булмаган биләмәләре була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, поташ заоды өчен чимал әзерләү тарала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, пар (1874 елда төзелгән) һәм 3 җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете, Идел елгасында пристань эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 336 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр − Куйбышев) районында.

Хәзер – Полянка авыл җирлегендә.

1954–1956 елларда Куйбышев сусаклагычының суы күтәрелү сәбәпле авыл халкы өлешчә күчерелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1960 елдан авыл «Трехозерский» совхозына (үзәк утары – Өчкүл авылы) керә, 1965 елдан – «Полянский» (үзәк утары – Полянка авылы), 1989 елдан – «Балымерский» совхозының үзәк утары. 1996 елдан авыл территориясендә «Маяк», «Волгарь», «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативлары урнаша.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000–2007 елларда башлангыч мәктәп эшли. Китапханә (1952 елдан), балалар бакчасы (1993 елдан), клуб (2013 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1993 елдан), Воскресение Христово кәшәнәсе (2018 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Балымер I, II шәһәрлекләре (Имәнкискә культурасы, болгар чоры);
  • «Шолом» курганы (изге урын, Ананьино һәм Имәнкискә культураларына карый);
  • Балымер I–V авыллыклары (Имәнкискә культурасы, монголларгача болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 47 ир-ат;
1859 елда – 539,
1897 елда – 890,
1908 елда – 1085,
1926 елда – 1379,
1938 елда – 936,
1949 елда – 644,
1958 елда – 548,
1970 елда – 405,
1979 елда – 271,
1989 елда – 171,
2002 елда – 164,
2010 елда –154,
2021 елда – 187 кеше (руслар).