Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1909 елдан), су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 329 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Арташ авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Биектау» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Минһаҗев). 1960 елдан авылда – «Икшурминский» (үзәк утары – Иске Икшермә авылы), 1990 елдан – «Арташский» совхозлары, 1995 елдан – «Арташский» күмәк предприятиесе, 2004 елдан – «Җәләлиев» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2009 елдан – «Арташ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 3 күмәк фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1947 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 2001 елда – урта, 2007 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авыылда мәдәният йорты (2004 елдан – яңа бинада), китапханә (1955 елдан – башлангыч мәктәп бинасында, 1975 елдан – яңа бинада), «Күбәләк» балалар бакчасы (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, участок ветеринария пункты, мәчет (2004 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Фирүзә» агитбригадасы (1994 елдан), «Җидегән чишмә» (1998 елдан) һәм «Зиләйлә» (2012 елдан) фольклор коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Н.В.Газизов (1954 елда туган) – икътисадчы, Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 14 ир-ат;
1859 елда – 156,
1897 елда – 317,
1908 елда – 375,
1920 елда – 388,
1926 елда – 688,
1938 елда – 407,
1949 елда – 257,
1970 елда – 416,
1979 елда – 365,
1989 елда – 332,
2002 елда – 341,
2010 елда – 318,
2020 елда – 333 кеше (татарлар, руслар).