Биографиясе

1954 елның 14 февралендә Алтай краеның Бийск шәһәрендә туган.

1978 елда Алтай политехник институтын (Бийск шәһәре) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, автоматик ротор линияләре кафедрасы мөдире (1983-1988).

1988-1998 елларда «КамАЗ» акционерлык җәмгыятендә: ротор линияләре бүлеге башлыгы, махсуслаштырылган конструкторлык бюросының проект-конструкторлык эшләре буенча директор урынбасары (1988-1992), станоклар төзү буенча баш конструктор идарәсе башлыгы (1992-1996), генераль директор урынбасары (1996-1998). Бер үк вакытта, 1992-1998 елларда Кама политехник институтында укыта.

КАМАЗда производствоны реконструкцияләүне оештыручы. Йөк күтәрүчәнлеге югары булган автомобильләрнең яңа гаиләсен булдыру һәм модернизацияләү буенча эшләр җитәкчесе.

В.И.Сердюкның производствога кабул ителгән иң әһәмиятле эшләре: «КАМАЗ» автомобиле кабинасының биек түбәсен һәм «Ока» автомобиле кузовын җыю-эретеп ябыштыруның автомат роботлаштырылган линияләре, клапан этәргечен һәм этәргеч штанга очларын механик эшкәртү линияләре, диск боҗралары урнаштыру өчен ступица һәм барабан эшкәртүнең модернизацияләнгән комплексы.

Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Изготовление тонкостенных цилиндрических оболочек методом ротационного выдавливания. М., 1988 (соавтор).

Анализ прочности шпиндельного узла АРЛ механической обработки. М., 1992.

Методика автоматизированного подбора параметров технологических роторов АРЛ. М., 1992.